ЖКХ тармагы проблемаларын халык советы тикшерәчәк
Хәзерге вакытта "Региональный центр общественного контроля в сфере ЖКХ в Республике Татарстан" коммерцияле булмаган партнерлык тарафыннан торак-коммуналь проблемаларны хәл итүдә гражданнарга булышлык мәсьәләсе буенча масштаблы эш алып барыла. Кайнар линия, гомуми мәсьәләләр, шулай ук юридик темалар буенча консультация хезмәте күрсәтү әлеге эштә төп юнәлешләр булып тора.
Идарәче компанияләрнең эш принципларына карата халыктан бик күп сораулар керү сәбәпле, республикада күп фатирлы йортлар советлары төзелә. Алар, турыдан-туры оешма җитәкчеләре белән эшләп, мәсьәләләрне хәл итәчәк. Үзәк белгечләре совет әгъзаларын укытырга, өйрәтергә әзер. Моның өчен средстволар бүленгән.
Укыту семинарлары 12 сәгатькә исәпләнгән. Анда торак кодексы нигезләре, энергия саклау мәсьәләләре, юридик практика, күп фатирлы йортлар советларының идарәче оешмалар белән хезмәттәшлеге каралачак. Семинарда катнашучыларга сертификатлар һәм методик ярдәмлекләр бирелә. Уку бушлай.
Коммуналь хуҗалык һәм төзелеш колледжы базасында быел меңгә якын кешене бушлай укыту мөмкинлеге бар. Колледжның адресы: Большая Шоссейная, 14 (3 кат), җылылык энергетика ресурсларын исәпләү җиһазлары урнаштырылган махсус кабинет.
Язылу өчен телефон: +7 (843) 236-29-97.
Адрес: Казан шәһәре, Лобачевский урамы, 10в.
Сайт: obcontrolrt.ru
E-mail: obcontrolrt@mail.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев