8 май 2015 яңалыклары
-
9 майдагы бәйрәм чаралары
9 май көнне илебезнең һәр төбәгендә Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган бәйрәм парадлары узачак. Төп чара, әлбәттә, - Мәскәүнең Кызыл мәйданында.
-
ЖКХ тармагы проблемаларын халык советы тикшерәчәк
Хәзерге вакытта "Региональный центр общественного контроля в сфере ЖКХ в Республике Татарстан" коммерцияле булмаган партнерлык тарафыннан торак-коммуналь проблемаларны хәл итүдә гражданнарга булышлык мәсьәләсе буенча масштаблы эш алып барыла. Кайнар линия, гомуми мәсьәләләр, шулай ук юридик темалар буенча консультация хезмәте күрсәтү әлеге эштә төп юнәлешләр булып тора.
-
Бүген механизатор я шофер һөнәрен үзләштерү отышлы
Май-июнь айлары - чыгарылыш сыйныф укучылары өчен җаваплы чор. Бердәм дәүләт имтиханнары нинди нәтиҗә күрсәтер? Теләгән уку йортына кереп булырмы? Сайлаган һөнәр буенча эш урыны табылырмы? Күп кенә укучыларны һәм әти-әниләрне шушы сораулар борчый.
-
Әбүнәчеләребез игътибарына!
"Россия почтасы" барлык газета-журналларга, шул исәптән "Авыл утлары" һәм "Сельские огни" газеталарына түбән бәяләргә язылу буенча акция игълан итә. Акция 14 майдан 23 майга кадәр дәвам итәчәк. Әлеге ункөнлектә район матбугатына түбән хакка язылып калу өчен почта бүлекчәләренә һәм хат ташучыларга мөрәҗәгать итегез.
-
Тойгелде коррекция мәктәбе укучылары яу кырында ятып калганнарны искә алды
Мөслимнен Тойгельде коррекция - интернат мәктәбендә җиңү бәйрәме зурлап билгеләп үтелде. Бәйрәм чарасында Ташлыяр авыл жирлеге башлыгы Дамир Минхажев, районнын имам-мөхтәсибе Мөнир хәзрәт Борһанов, РТ хатын кызларның иҗтимагый оешмасы "Ихлас" җитәкчесе Ханнанова Рәйхана, сугыш һәм хезмәт ветераны Мансур Зиннуров, Россиянең атказанган очучысы Рәшит Шәфыйков, жирлектә гомер итүче өлкәннәр, тыл ветераннары,мәктәп...
-
Күбәк урта мәктәбе герой укучыларын мәңгеләштерде
7 май көнне Күбәк урта мәктәбендә чираттагы элмә такта ачу тантанасы узды. Китапханәче Гөлназ Шәмси тырышлыгы белән булдырылган әлеге такталар әкиятче, өч сугышта катнашкан герой Зариф Мөэминов һәм Советлар Союзы Герое Бадыйк Салихов истәлегенә элендә.
-
Юллар тигезләнә
"Татавтодор" җәмгыятенең Мөслим бүлекчәсе егетләре Мөслим-Краснояр юлында чокыр ремонты башкардылар. Тагын бер бригада Иске Сәет авылы эчендәге юлларны грейдер белән тигезләде.