Югары Табын авылында янгын чыккан
Яңалыклар

Югары Табын авылында янгын чыккан

25 гыйнвар көнне Югары Табын авылында кичке 9 белән 10 сәгать аралыгында янгын чыкты. Кооператив урамындагы шәхси хуҗалыкта килеп чыккан янгын аркасында мунча һәм аңа терәлеп диярлек салынган сарай тулысынча янып бетте. "Янгынның сәбәпчесе - мунча миченең артык кызып китүе. Халык янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренә игътибарсыз, иминлек турында бөтенләй оныталар. Кышкы чорларда ут белән аеруча сак эш итәргә кирәк", - дип хәбәр итәләр Мөслим һәм Сарман районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлегеннән.

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев