Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Язны бик иртә көтмәгез!-ди синоптиклар

Язны бик иртә көтмәгез! Синоптиклар әнә шулай дип куркыта. Халык сынамышлары да сөендерми. 26 февральдә салкын булса, яз соңга калып киләчәк, дигәннәр иде. 26сы, чыннан да, бик суык булды бит! "Кыш башта килә белмәде, хәзер китәргә теләмичә чатнама суыклары бе­лән сыный", - ди район метеостанция хезмәткәрләре дә. Бүген иртән термометрның терекөмеш баганасы -28, урыны белән 30-31 градус салкыннарны күрсәтте хәтта! Бу көннәрдә һава температурасы уртача күрсәткечләрдән 10 градуска диярлек түбәнрәк, ди синоптиклар. Моның сәбәбен алар Татарстанга үтеп кергән антицик­лонга бәйләп аңлата. " Атлантикадан килүче җылы һава агымын үткәр­ми. Бер яктан, безгә туктаусыз Арк­тика һәм Себердән салкын килсә, икенче яктан, явым-төшемнәр юк. Болытлар булмагач, көндез кояшлы, ә төнлә шактый суыта", - ди гидрометеорология үзхәге белгечләре. Салкыннар атна азагына кадәр дәвам итәчәк, дип фаразлана. 7 мартка кадәр һава температурасы уртача күрсәткечләрдән 4-5 градуска түбәнрәк булыр, дип тә көтелә. Алдагы ике-өч тәүлектә төнлә 31 градуска кадәр суытачак. Көндез 14 градус салкын вәгъдә итә "Гисметео". Язның кайчан һәм ничек киләсен боз сөңгеләренә карап та фаразлап була икән. Боз сөңгеләре озынрак булган саен, яз соңрак киләчәк һәм озакка сузылачак, ди халык синоптиклары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев