Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ямьле быел бәрәңге бакчасы да...

Дөньяны биләп алган чир тормыш-көнкүрешебезгә шактый төзәтмәләр кертте. Шул исәптән ялларны үткәрүгә дә. Соңгы елларда ял итү өчен елның теләсә кайсы фасылында дөнья читенә чыгып китүчеләр дә тыелып торырга мәҗбүр. Мөслим халкы яратып йөргән Тозлы күл, Кандра күл турында сөйләүчеләр дә юк кебек. Мәгълүм җырны үзгәртеп, “Үз илемдә ямьле быел бәрәңге бакчасы да” дип, ихатасыннан, авылыннан чыкмаучылар күбрәкме әллә? Ә сез җәйге ялыгызны кайда ничек үткәрәсез?

Айгөл Латыйпова:
– Кырым ул – хыял. Без, пионериянең койрыгын гына күреп калган буын, Аюдаг, Артек турында ишетеп, хыялланып үстек. Кырым, чыннан да, хыялдагы кебек – табигать әкияти, диңгез чиста һәм зәңгәр. 
Әмма... Шушы сүз вәзгыятьне үзгәртә дә куя. Сервис өлкәсендә биредә 90нчы еллар туктап калган кебек: кибеттә сатучы совет чорындагы кебек теш арасыннан гына сөйләшә, сатып алучы аңа дошман кебек. Ял итәргә килгән кешенең күңелен күрү, яхшы фикер калдыру турында уйламый да инде ул. Коронавирус аркасында чит илгә чыга алмау сәбәпле, Кырымга килергә мәҗбүр булган ял итүчене тәмле теле, төрле бонуслар ярдәмендә икенче елга да бирегә китерү турында, гомумән, беркем уйламый. Шуңа да биредә төрле катлам “бизнесменнар” бүген мөмкин кадәр күбрәк файда алып калырга ашыгалар, ягъни биредә бары һава өчен генә акча алмыйлар. Әмма акча алсалар да, сервис буенча, ял итүченең күңелен күрү буенча, мәсәлән, Төркиягә ай-һай ерак әле. Шуңа да, Рәсәйдә бүген халык чит илләргә юл ачылуны көтә.
Алисә Хафизова:
– Җәйне яратмаган кеше юктыр ул! Без дә гаиләбез белән җәйне зарыгып көттек. Чөнки нәкъ менә җәй аенда гына кошлар сайравын тыңлап, хуш исле чәчәкләр патшалыгында йөреп, җиләк-җимеш җыеп, су коенып була.
Без дә сагындырып кына килгән җылы көннәрне заяга уздырмаска тырыштык. Быел җиләк елы булды бит. Рәхәтләнеп җиләк җыйдык. Бигрәк тә балаларның күңелен күрергә тырыштык. Алар кузаклы борчак ярата, борчак  җитешүгә басуга йөрдек. Балалар белән балык тотарга, су керергә бардык. Кичләрен, “Кояшлы Ык”тагы матурлыкка сокланып, саф hавада йөрдек.
Эссе көннәр башлангач, гаиләбез белән Азнакайдагы ачык бассейнга барырга уйладык. Анда көне буе рәхәтләнеп ял итеп кайттык, балаларга бигрәк тә ошады. Тагын барырбыз әле дип торабыз.
Ләйлә Төхбәтуллина:
– Җәйге ялны ел да көтеп алам. Ел башыннан ирем белән 150 мең сум акча тупладык. Быел Кара диңгез яныннан ерак булмаган Зур Утриш бистәсенә барырга җыенабыз. Диңгезгә бик якын булмагач, бәяләр арзан диделәр. Балаларны карарга, шөкер, әби-бабалары бар. Ял итәргә балаларны алып бармыйбыз. Беренчедән, аларны карап хәлдән таясың. Икенчедән, баланы юлда йөртергә куркыта. Коронавирус булмаса, чит илгә чыккан булыр идек. Икенче елга чит ил паспортларыбызның гамәлдәге вакыты да чыга. Быел файдаланып калырга кирәк.
Лилия Шәймиева:
– Минем өчен җәйге ял – Мөслимебез табигатендә рәхәтләнеп ял итү. Чираттагы ялымның беренче көнендә үк дуслар белән табигать кочагына куна чыктык. Су кердек, көймәдә йөздек, шашлык кыздырдык, хашлама пешердек. Палаткаларда төн куну ниндидер романтика кебек булды. Чит илгә бер мәртәбә дә барганым юк, теләк тә юк. Үзебезнең Мөслим, аның гүзәл табигате Европаның кечкенә шәһәрчегеннән бер дә ким түгел дип уйлыйм. Җәйге ялны безнең балалар да көтеп ала. Мәлләтамакта яшәүче әби-бабаларыннан алып кайтып та булмый үзләрен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев