22 июль 2020 яңалыклары
-
Авылым тарихы. Яңа Карамалы
1925 елда Иске Карамалы авылында зур янгын була. Анда 50 хуҗалык зыян күрә. Бернәрсәсез калган кешеләр йорт салу өчен җир сорарга мәҗбүр була. Минзәлә кантоны үзәгенә вәкилләр җибәрелә. 336 җан өчен 537 гектар сөрүлек җир, 163 гектар болыннар һәм агачлыклар бүлеп бирелә.
-
Мөслим – тәҗрибә мәктәбе
Узган атнада “Август-Мөслим” агрофирмасының Октябрь авылы янәшәсендә урнашкан эксперименталь мәйданчыгында Кыр көне үтте. Татарстан, Удмуртия, Башкортостан, Россиянең төрле төбәкләреннән килгән кунаклар агрофирма басуларында үстерелгән бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культураларның сортлары, гибридлары белән танышты, агротехнология нечкәлекләре буенча фикер алышты.
-
Үткәннән бер мизгел
Бу рубрикада ретро-фотолар тәкъдим ителә.
-
Кеше сүзе кеше үтерә
Иш ишен таба диләрме әле? Авылда аларны Ләйлә-Мәҗнүн, ЙосыфЗөләйха дип кенә йөртүчеләр күп иде. Гел бергә булганга, алардан көнләшүчеләр дә табылды. Әнә, ахирәте Рәмилә дә өзми-куймый шалтырата. Гайбәт капчыгы белән уртак эшең булмаса, хәерлерәк тә бит. Нишлисең, бергә уйнап үскән иптәш якын буладыр инде...
-
АО «Транснефть – Прикамье» отмечено дипломами конкурса Минэнерго РФ на лучшую социально ориентированную компанию
Конкурс проводится Министерством энергетики РФ ежегодно с 2017 года с целью выявления, изучения и распространения опыта организаций, проводящих активную социальную политику, эффективно решающих социальные задачи, способствующих улучшению условий труда и жизни работников.
-
23 июль көненә һава торышы
Төнлә һава температурасы +13..+17˚
-
Татарстан Республикасы Бөтенроссия конкурсы тавыш бирүдә 1 нче урынга чыкты.
Конкурста федерациянең 68 субъектыннан 115 проект катнаша.
-
Оста кулда һөнәр бар
Иске Карамалы авылында яшәүче Дилбәр һәм Роберт Харисовлар ишегалдында үзеңне әкият илендәгедәй хис итәсең.
-
Су коенганда сак булыгыз!
Коену өчен махсус билгеләнмәгән урыннарда су кермәгез. Тирәнлеге күпме, төбе нинди булуы билгесез сулыкларга бөтенләй кермәвең хәерле.
-
Татарстан хакимияте мәктәпләрне капиталь ремонтлауга 3 млрд. сумнан артык акча бүлеп бирде
Татарстан мәктәпләрендә капиталь ремонтны 15 августка төгәлләргә планлаштыралар, республикада барлыгы 36 белем бирү учреждениесен ремонтлау бара.
-
Татарстанда бүген 31 яңа COVID-19 белән авыру очрагы расланган
Яшь төркемнәре буенча иң күп авыручы 30дан 60 яшькә кадәрге кешеләр (15 кеше).
-
Татарстан халкы Рөстәм Миңнехановның республика өчен тавыш бирергә чакыруына җавап бирделәр
Татарстан өчен тәүлегенә тагын 15 меңгә якын кеше тавыш бирде.
-
Ямьле быел бәрәңге бакчасы да...
Дөньяны биләп алган чир тормыш-көнкүрешебезгә шактый төзәтмәләр кертте. Шул исәптән ялларны үткәрүгә дә. Соңгы елларда ял итү өчен елның теләсә кайсы фасылында дөнья читенә чыгып китүчеләр дә тыелып торырга мәҗбүр. Мөслим халкы яратып йөргән Тозлы күл, Кандра күл турында сөйләүчеләр дә юк кебек. Мәгълүм җырны үзгәртеп, “Үз илемдә ямьле быел бәрәңге бакчасы да” дип, ихатасыннан, авылыннан чыкмаучылар күбрәкме әллә? Ә сез җәйге ялыгызны кайда ничек үткәрәсез?
-
Фотоларында туган җиргә мәхәббәт чагыла
Социаль челтәрләрдә Флүн Вилдановның (dva.f) фотоларын күреп сокланмаган кеше юктыр. Туган җиребезнең матурлыгы тасвирлана аларда.
-
Бу көнне Мөслимдә
20 июль. Киләчәккә карап Бүген колхоз механизаторларының – 70 процентка якынын, терлекчеләрнең 30-35 процентын яшьләр тәшкил итә.