Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Яңача агач утырту

Татарстанда Парклар һәм скверлар елы төгәлләнеп килә. Иртә яздан старт алган күпсанлы агач утырту акцияләре республика территориясен бәяләп бетергесез хәзинә белән баетты. Мөслим авылларында һәм район үзәгендә генә меңләгән агач үсентеләре утыртылды. Җирлегебезне яшелләндерү эшенә һәр оешма-предприятие, мәктәп коллективлары үз өлешен кертте. Шәхси йорт капка төпләренә дә райондашларыбыз көче белән...

Татарстанда Парклар һәм скверлар елы төгәлләнеп килә. Иртә яздан старт алган күпсанлы агач утырту акцияләре республика территориясен бәяләп бетергесез хәзинә белән баетты. Мөслим авылларында һәм район үзәгендә генә меңләгән агач үсентеләре утыртылды.

Җирлегебезне яшелләндерү эшенә һәр оешма-предприятие, мәктәп коллективлары үз өлешен кертте. Шәхси йорт капка төпләренә дә райондашларыбыз көче белән яшь үсентеләр утыртылган иде. Ләкин урамда йөргән мал-туар сындырып, яисә су сибү даими рәвештә башкарылмау сәбәпле, аларның барысы да үсеп китә алмады. Шуны күздә тотып, яшелләндерү белән шөгыльләнүче белгечләр яңача агач утырту ысулын үзләштерде. Бу - агачларны тамыры белән җир куенына салу. Моның өчен яшелләндерү һәм төзекләндерү предприятиесенә махсус техника кайтартылды. Агач күчереп утыртучы дип аталган әлеге техника үсентене 1 метрга 1 метр үлчәмдәге тамыры белән чокып алуны башкара. Үсентеләрнең тамырын җәрәхәтләмичә алып кайту өчен предприятиедә тимер кәрзиннәр ясала. Киндер тукымага төрелгән тамыр һәм агачы кәрзин белән бергә утыртылгач, аның үсеп китү ихтималы күбрәк. "Үзенчәлекле техниканы алуда район башлыгы зур ярдәм күрсәтте. Мондый техниканың Әлмәт, Казан кебек зур шәһәрләрдә генә булуы да мөһим фактор", - ди предприятие директоры Илдар Шәмсетдинов.

Мондый ысул белән каен һәм нарат агачлары утыртылды. Нәтиҗәдә, күпфатирлы йортлар алдында, мәчетләр янәшәсендә, оешма-предприятие тирәләрендә кечкенә генә парклар барлыкка килде. Агачлар тагын да яхшырак үсеп китсен өчен утыртканнан соң күпләп су сибелде.

Алеся Латыйпова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X