Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Яңалыклар

Хезмәтенә тугры калып

19 май – Татарстан матбугаты көне. Матбугат тарихында үз эзен калдырган Мәгъдәнә Маликова хезмәт юлын барлады

Мөслим авылында яшәүче Мәгъдәнә Маликова 16 яшендә Мөслим типографиясенә эшкә килә. 1955нче елның 1 октябрендә типография бусагасыннан атлап кергән кечкенә генә буйлы кызчыкны: “Эшли алыр микән бу бала?” – дип каршы алалар. Шул рәвешле ул типографиянең басу цехында газета басучы ярдәмчесе булып эшли башлый.

Балалар йорты

Мәгъдәнә апа 6 яшендә ятим кала. Сугыш башлангач, әтисен бронь белән калдырсалар да, озак тормый аны да алып китәләр. Әтисе сугыштан кайта алмый. Әнисе исә 1945 елда мәрхүм була.

– Мин мәктәп яшенә кадәр әтиемнең бертуган апасы тәрбиясендә булдым. Мәктәпкә керәсе елны исә апам белән җизнәм мине Рус Шуган авылындагы 68нче балалар йортына илттеләр. Мин анда 4 класс укыдым. Ул ябылгач, Ольгино балалар йортына җибәрделәр. Ул биек җиргә, бик матур агачлар арасында урнашкан иде. Анда дүрт ел яшәдем. 8 сыйныфка кадәр укырга насыйп булды. Уку башлангач кына, балалар йортын да тараттылар, – дип искә ала балачак елларын Мәгъдәнә апа.

8 сыйныфны тәмамлау өчен, Мәгъдәнә белән биш кызны Актаныш районының Такталачык балалар йортына җибәрергә булалар. Әмма, әллә бутап, әллә башка сәбәп белән кызларны Ольгинода калдырып, Актанышка башлангыч сыйныф укучыларын озаталар.

Балалар йортында эшләүче Мәйсәрә Ганиева Мәгъдәнәне сыйныфташлары белән Чистай районының Татар Баганасы авылындагы балалар йортына алып китә. Әмма биредә кызларга урын табылмый. Шулай итеп аларга кире Ольгинога кайтырга насыйп була. Икенче көнне кызларны яңадан Такталачык балалар йортына җибәрәләр. Биредә алар 8 сыйныфта укый башлый, әмма аны тәмамлар вакыт җиткәндә, кызларның тормыш юлы яңа юнәлеш ала.

 

Курчак уйнау урынына торф чыгардым

Мәгъдәнә апа торф чыгаруга кешеләр җыю турында ишетә. Апасы һәм җизнәсе белән киңәшләшмичә, аларга әйтмичә, 14 яше тулар-тулмас, иптәшләре белән торф чыгару эшенә китә ул.

– Бик яхшы укый идем, әмма, иптәшләремнән калышасы килмичә, аларга ияреп торфка чыгып киттем. Бишебез дә бала-чага идек. Май аенда барып җиттек, бернинди шартлар юк, баракта яшибез. Иртәнге өчтә-дүрттә алып чыгып китәләр, кич белән генә кайтабыз. Ашарга пешерә алсак – пешерәбез, пешерә алмасак – юк. Балалар йортында яшәгәч, без бит әзерне ашап өйрәнгән. Балалар йортында ашау барыбер әйбәт иде. Бездән олы апалар безне: “ Ник килдегез?” – дип ачуланалар. “Кыш көне нишләрсез?” – диләр. Басуда кипкән торфны штабельләп өяргә һәм аны ташырга кирәк. Без торфны киптерү өчен рәшәткә ясап йөрдек. Августка кадәр йөрдек тә, исән чагында кайтып китик дип, кайтырга уйладык. Шулай итеп, конторга барып, гариза язып кайтып киттек, – дип искә ала үткәннәрен Мәгъдәнә Маликова.

Апам, җизнәм ятим итмәде

Мәгъдәнә апасы белән җизнәсе йортына кайта. Ишле гаилә булуларына карамастан, кечкенә генә йортларында Мәгъдәнәгә да урын табыла. 1955нче елның 1 октябрендә М.Маликова Мөслим типографиясендә эшли башлый.

– Типографиядә наладчик штаты бар иде, айга 27 сум акча түлиләр. Минем вазыйфам эштән соң бөтен машиналарны чистартып, икенче көнне эшкә әзерләп кую иде. Буш вакытларымда газета җыя торган якка керәм дә хәрефләр кассасын өйрәнәм. Бу эшнең нечкәлекләренә Мөсәвәрә апа Шәймәрданова өйрәтте. Ул, бала ялына киткәндә, үзе урынына мине калдырды. Башта бик курыктым, шулай да бу җаваплы вазыйфага алындым. Хезмәт дәверендә әллә нинди вакытлар, кызыклы һәм кызганыч хәлләр булды, әмма эшемне бик яратып башкардым! Тапшырылган һәр эшне төгәл итеп башкарырга тырыштым, – ди Мәгъдәнә апа.

Тулырак «Авыл утлары» газетасының 2025 ел өчен 16 май саныннан укыгыз.

Фото – Мәгъдәнә Маликованың шәхси архивыннан 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев