Хәтер почмагында кадерле экспонат барлыкка килде
Ул – хәзерге заман Россия солдатының хәрби шлемы
Рус Шуган төп мәктәбенең Хәтер почмагында яңа, бик кадерле экспонат барлыкка килде. Ул – хәзерге заман Россия солдатының хәрби шлемы. Әлеге кыйммәтле экспонатны мәктәпкә чыгарылыш укучысы, махсус хәрби операциядә катнашучы, Изге Георгий орденының IV дәрәҗә билгесе кавалеры Андрей Власов бүләк иткән.
Бүгенге көн вакыйгаларының тере шаһиты буларак, шлем яшь буын өчен аеруча әһәмиятле. Ул Ватанны саклаучыларның батырлыгы, фидакарьлеге һәм туган илгә тугрылыгы турында искә төшереп тора.
Яңа экспонат мәктәп укучылары өчен тарихны якыннанрак аңларга, бүгенге көн геройлары турында белергә һәм аларның батырлыкларын хөрмәт итәргә мөмкинлек бирә.
Фото - Рус Шуган төп мәктәбеннән.
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев