Вәрәшбашлылар авылны тәртипкә китерде
Яңалыклар

Вәрәшбашлылар авылны тәртипкә китерде

Вәрәшбаш авылының Комсомол урамында газ торбаларына комачаулаучы чаган агачлары киселде. Бу эшне башкаруда Йошкар-Оладан килгән урман кисүчеләр ярдәм иткән.

Узган шимбә-якшәмбе көннәрендә Вәрәшбаш зиратында өмә үтте. Алдагы атнада ике авылда да мәңгелек йортларны чистарту, тәртипкә китерү эшләре дәвам итәчәк, дип хәбәр итәләр Вәрәшбаш авыл җирлегеннән.

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев