ВЛКСМның 100 еллыгына: Без дә комсомол идек
Комсомол оешмалары беренче елларда шәһәрләрдә, эрерәк авылларда барлыкка килә. Үзенең яшәүчәнлеген һәм җитәкчелек сәләтен үстерә барып, зур авторитет казана. Яшь Совет властен ныгыту, дошманнардан саклап калу, сугыштан соң халык хуҗалыгын торгызу елларында комсомоллар тиңдәшсез батырлыклар күрсәтә. Тәрбияви чаралар оештыруда, коллективлашу елларында кешеләрне күмәк хуҗалыкларга тартуда, наданлыкны бетерү чараларын тормышка ашыруда комсомолларның роле гаять зур була. Ил буенча барган гигант төзелешләрдә, чирәм җирләрне үзләштерүдә комсомоллар үз-үзләрен аямыйча хезмәт куйдылар.
Без дә комсомол сафларында тәрбияләндек. Мәктәптә һәм уку йортларында белем алганда, комсомол исемен горур йөрттек, һәрвакыт лидерлар рәтендә булдык.
Район хастахнәсенә эшкә урнашкан елда ВЛКСМның 50 еллык юбилее иде. 1969 елның көзеннән башлап, миңа да хастаханә комсомол оешмасында комсорг вазыйфасын башкарырга туры килде. ВЛКСМ райкомының беренче секретаре А. Н. Оленин хастаханә комсомолларының отчет-сайлау җыелышына килгән иде. Комсорг Римма Сихаева, отчет докладын тәмамлап, чыгышлар төгәлләнгәч, көн тәртибе буенча комсомол оешмасының яңа җитәкчесен сайларга кирәк иде. Коллегалар минем кандидатураны тәкъдим иттеләр һәм бертавыштан сайлап та куйдылар. Мин каушап калдым. Альберт Николаевич, минем бу халәтне күреп: "Әйдә, доктор, комсомоллар һәм коллектив сиңа ышаныч күрсәткән икән, утыр минем янга, җыелышны дәвам ит",- дип, өстәлдәге кәгазьләрне миңа таба күчерде. Шулай итеп мин хастаханә комсомоларының вожагына әйләндем. Комсомол сафларында бергәләп тәрбияләндек, янып-көеп эшләдек, В. И. Ленинның әсәрләрен өйрәндек, Ленин зачетларын тапшырдык. Апрель аенда Бөтенсоюз Ленин өмәләрендә актив катнаштык. Кыскасы, күмәк эшләрнең берсеннән дә читтә калмадык, җәмәгать эшләрендә актив булдык. Чөнки ул еллар комсомолларның патриотик хисләр белән янган иң дәртле, яңалыкларга омтылып яшәгән һәм эшләгән бер чоры иде. Мин пионер һәм комсомол ветераны булуым белән горурланып яшим.
Рафис Хәбибуллин, комсомол ветераны.
Мөслим.
1968 елның сентябрендә үткән яшь белгечләр слетыннан соң.
Фото - авторның гаилә архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев