Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Яңалыклар

Үзебез дә балаларча сөенәбез

Кыш бабай һәм Кар кызы. Балачакта һәркайсыбыз Кыш бабай һәм Кар кызын көтә. Балаларыбыз, оныкларыбыз Кыш бабай исеменә хат язып, үзләре теләгән бүләкне сорый. Балаларга шатлык өләшүче Кыш бабай һәм Кар кызы рольләрен башкарган райондашларыбыздан үзләре тудырган образларга бәйле кызыклы хәлләр турында сораштык

Булат Солтанов, балалар сәнгать мәктәбе укытучысы:

– Балалар арасында эшләгәч, аларның ихластан шатлануларын күреп, үзем дә сөенәм. Шуңа, Кыш бабай ролен башкарырга тәкъдим иткәч, бик теләп ризалаштым. Яңа ел бәйрәме – балалар өчен генә түгел, өлкәннәр өчен дә тылсым тудыручы, яңа хыяллар бүләк итүче бәйрәм. Чакырылган һәр йортка аяк басканда, Кыш бабай буларак, балаларда да, өлкәннәрдә дә соклану уятасы килә. Балалар, безне күреп, чын күңелдән Кыш бабайга ышана, ихластан шатлана. Безгә дә бик күңелле! Кыш бабай алып килгән бүләкләр арасында кыйммәтлесе дә, гадиләре дә була. Күпчелек әти-әни бүләкләрне баланың теләген истә тотып, Кыш бабайга язган хаты нигезендә әзерли. Кыш бабай кулыннан бала үзе көткән бүләкне алса, шатлыгыннан сикерә, куана, бии. Ә без шундый куанычлы, бәхетле мизгелләр бүләк итә алуыбызга сөенәбез. Кайтыр юлга чыккач та, Кар кызы белән шушы өйдә алган кичерешләрне уртаклашабыз.

Иң күп чакырулар 30-31 декабрьдә була. Гыйнвар башында да чакырулар килә. Райондашларыбыз ышанып чакырганнар икән, без аларның ышанычын акларга тиеш.

1 гыйнварда без, һәр елны гаиләбез белән бергә җыелып, бәйрәм киче үткәрәбез. Мин, Кыш бабай костюмын киеп, эне-сеңелләребезне, өлкәннәрне котлыйм, бүләкләр өләшәм.

Фото – «Мөслим-информ» архивыннан. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев