Уттан калмый
Яңалыклар

Уттан калмый

Бәла-казаны беребез дә чакырып китермибез. Ул күп очракта үзебезнең ваемсызлык аркасында була. Май аенда районда ике янгын очрагы теркәлгән. 1 май көнне Дусай авылында мал сарае яна. Фаҗига көндез булу сәбәпле, мал-туарга зыян килми. Яңа Сәфәр авылында 23 көнне мунча яна. Ике очракта да, янгын линияләрдә кыска ялганыш нигезендә чыга....

Бәла-казаны беребез дә чакырып китермибез. Ул күп очракта үзебезнең ваемсызлык аркасында була. Май аенда районда ике янгын очрагы теркәлгән. 1 май көнне Дусай авылында мал сарае яна. Фаҗига көндез булу сәбәпле, мал-туарга зыян килми. Яңа Сәфәр авылында 23 көнне мунча яна. Ике очракта да, янгын линияләрдә кыска ялганыш нигезендә чыга. Мөслимнең Пушкин урамында чүп яну да тирә-юньдәгеләргә куркыныч тудырды. Беркемнеке дә булмаган кишәрлектә ут чыгуга балалар шаяруымы, өлкәннәрнең игътибарсызлыгымы сәбәп була.

Фотосүрәт интернет челтәреннән алынды

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев