Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Урман яны территорияләрендә үз-үзеңне ничек тотарга

2017 нче елның 1 мартында Россия Федерациясендә янгынга каршы режим кагыйдәләренә һәм Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренә кертелгән үзгәрешләр үз көченә керде.

Урманннарга якын җир участокларыннан файдаланучылар аны урманнан 10 метрдан да ким булмаган киңлектә коры үләннән, камыл калдыкларыннан, чыбык-чабыктан, чүп-чардан һәм башка янучы материаллардан арындырырга яисә урманны 0,5 метрдан да ким булмаган киңлектә янгынга каршы минеральләштерелгән полоса яисә башка янгынга каршы барьер белән аерып куярга бурычлы.

Әлеге таләп власть органнарына, оешмаларга һәм шулай ук гражданнарга, крестьян (фермер) хуҗалыкларына, шәхси эшмәкәрләргә, вазыйфадагы затларга, чит ил гражданнарына һәм гражданлыгы булмаган затларга да кагыла.

Урман янындагы территорияләрнең чисталыгын кар беткән вакыттан алып, яңгырлы көзге һава торышы урнашканчы яисә кар катламы барлыкка килгәнче тэәмин итү мәҗбүри.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев