«Урман иле» лагеренда ремонт эшләре бара
Тент өчен каркас конструкция урнаштырыла һәм нигез әзерләнә
«Урман иле» балалар лагеренда балаларның ялын оештыру мөмкинлекләрен киңәйтәбез.
Быел лагерьда биш палатка урнаштырылачак, бу ял итүче балалар өчен өстәмә урыннар булдырырга мөмкинлек бирәчәк. Шулай ук тент өчен каркас конструкция урнаштыру һәм нигез әзерләү бара. Биредә балалар төрле һава шартларында актив рәвештә вакыт үткәрә һәм чараларда катнаша алачак», – дип хәбәр ителә Альберт Хуҗинның социаль челтәрдәге шәхси сәхифәсендә.
Фото: Альберт Хуҗинның социаль челтәрдәге шәхси сәхифәсеннән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев