«Урман иле» ял һәм сәламәтләндерү лагеренда мастер-класс узды
Мастер-класс дусларча мавыктыргыч атмосферада үтте
"Тәҗрибәле остазлар һәм үзәкнең яшь ярдәмчеләре җитәкчелегендә балалар робобоулинг өчен робот белән идарә итүнең башлангыч күнекмәләрен үзләштерделәр, дроннар белән идарә итеп карадылар, шулай ук конструктор ярдәмендә гади робот модельләрен үзләре җыйдылар.
Мастер-класс дусларча мавыктыргыч атмосферада үтте. Катнашучылар яңа белем һәм күнекмәләр генә түгел, ә күтәренке кәеф һәм матур тәэсирләр дә алдылар", - дип хәбәр итәләр мәктәптән тыш эшләр үзәгеннән.
Фотолар - мәктәптән тыш эшләр үзәгеннән.
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев