Урак темп ала
Яңалыклар

Урак темп ала

Район бунча 1700 гектардан артык мәйданда көзге культуралар җыеп алынды.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, “Туган як”, “Намус” агрофирмалары һәм “Исламов” крестьян-фермер хуҗалыгы уракка ныклап кереште. Район бунча 1700 гектардан артык мәйданда көзге культуралар җыеп алынды. Әлегә гектар биреме уртача 39,5 центнер тәшкил итә. 55-60 центнер уныш белән куандырган басулар да бар. Басуларда 25 комбайн хәрәкәт итә. Гомумән, быелгы уракта 110 кыр корабы катнашыр дип көтелә.

Әлфинур Ногманова фотосы.
 

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев