Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Урак -2015

Көнаралаш диярлек явып үткән яңгырлар урып-җыю эшләренә шактый комачаулык тудырса да, игенчеләр аяз көннәрне нәтиҗәле эш белән үткәрергә тырыша. Бүгенге көнгә 9000 гектардан артык мәйданда бөртекле культуралар җыеп алынды. Бу - барлык мәйданның 20% ка якыны, дигән сүз. "Исламов" крестьян-фермер хуҗалыгында көзге культуралар уңышын җыю төгәлләнде. "Туган як" агрофирмасында, "Авзалов"...

Көнаралаш диярлек явып үткән яңгырлар урып-җыю эшләренә шактый комачаулык тудырса да, игенчеләр аяз көннәрне нәтиҗәле эш белән үткәрергә тырыша. Бүгенге көнгә 9000 гектардан артык мәйданда бөртекле культуралар җыеп алынды. Бу - барлык мәйданның 20% ка якыны, дигән сүз. "Исламов" крестьян-фермер хуҗалыгында көзге культуралар уңышын җыю төгәлләнде. "Туган як" агрофирмасында, "Авзалов" һәм "Әюпов" хуҗалыкларында да бер-ике көндә арыш һәм көзге бодай басулары белән кулны чишәчәкләр. "Урожай" һәм "Ык" агрофирмаларында исә җыеп аласы көзге культуралар мәйданы 1200-900 гектар тирәсе.

Район буенча бөртеклеләрнең гектар биреме әлегә уртача 20,5 центнер тәшкил итә. "Исламов" та һәр гектардан 23 центнер уңыш алына.

Белгечләр инде сабан культураларының да өлгереп килүен әйтә. Шуңа күрә арыш һәм көзге бодай басуларында эшне тиз арада төгәлләүне максат итеп куярга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X