4 август 2015 яңалыклары
-
Кибетчене үтерүче үз гаебен тулысынча таныды
Прокуратура 34 яшьлек Андрей Добровольскийга карата кузгатылган җинаять эшен гаепләү нәтиҗәсен раслады. Ул җинаять эшләүдә РФ ҖК 1 бүлеге, 105 маддәсе (үтерү, ягъни икенче кешегә алдан уйлап үлем китерү) һәм 1 бүлеге, 158 маддәсенә нигезләнеп (урлау, ягъни яшерен рәвештә кеше милкен үзләштерүдә) гаепләнә 2015 елның 9 маенда кичке 18 сәгатьләр...
-
"Форпост"лылар төнге футбол ярышлары уздыра
Сәламәт яшәү рәвеше алып бару, зарарлы гадәтләрне булдырмау максатыннан "Форпост" үзәге төнге футбол ярышларына старт бирде. Турнирда һәвәскәр командалар катнаша ала. Ярышлар беренче тапкыр 31 июльдә оештырылды. 21.00 -- 23.00 сәгатькә кадәр дәвам иткән дусларча очрашуда өч команда үзара көч сынашты. Беренче урынны "Форпост --Ветераннар" командасы яулады, икенче урында студентларның...
-
Җитәкчеләр билгеләнде
Район хакимияте каршында узган иртәнге планлаштыру утырышында яңа җитәкчеләр тәкъдим ителде. Симәк авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе итеп Вахитов Мансур Мөбәрәкҗан улы билгеләнде. Түбән Табын авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфалары Хафизов Рузәл Фәнис улы билгеләнде. Рүзәл Хафизов Яр Чаллы шәһәре эчке эшләр бүлегендә оперуполномоченный, "Сөт Иле" җәмгыятенең "Урожай" агрофирмасында...
-
Васил Хамматов район башлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде
"Алга" ПМК Мелиорация ААҖ җитәкчесе Хамматов Васыйл Мирзамөхәммәт улы озак еллар дәвамында тырыш хезмәте өчен һәм 60 яше тулу уңаеннан Мөслим муниципаль район башлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.
-
Урак -2015
Көнаралаш диярлек явып үткән яңгырлар урып-җыю эшләренә шактый комачаулык тудырса да, игенчеләр аяз көннәрне нәтиҗәле эш белән үткәрергә тырыша. Бүгенге көнгә 9000 гектардан артык мәйданда бөртекле культуралар җыеп алынды. Бу - барлык мәйданның 20% ка якыны, дигән сүз. "Исламов" крестьян-фермер хуҗалыгында көзге культуралар уңышын җыю төгәлләнде. "Туган як" агрофирмасында, "Авзалов"...
-
Җәйге ял чорын балалар ничек үткәрә?
Район үзәген бүгенге көндә танырлык түгел дияргә була. Җәй дәвамында монда чәчәк компазицияләре, клумбалар, скамейкалар барлыкка килде. Матурлыкка сокланып, Мөслим урамнарында йөрүе ни тора, хозурланып карар өчен беренчедән ул чәчәкләрне булдырырга, аларны утыртырга, чистартырга гомумән тәрбияләп үстерергә кирәк. Бу эш белән районбызда яшелләндерү һәм төзекләндерү мөслим муниципаль җәмгыяте шөгыльләнә. Әлеге...
-
Мәҗит Гафури - 135 ел.
Яңа Усы авылы китапханәсендә татар һәм башкорт әдәбиятларының классик язучысы - күренекле шагыйрь, прозаик, публицист һәм драматург М. Гафуриның туган көне уңаеннан "Мәҗит Гафури иҗаты" дигән исем астында әңгәмә үтте. Китапханәче кыскача язучының тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды. Әсәрләре буенча фикер алышынды.
-
Мөслимдә канализация челтәре ясала
Узган ел Мөслимнең биологик чистарту корылмаларына ремонт-реконстукция ясалды. Моның өчен "ТР Энергия саклаучы технологияләрне газлаштыру һәм инженерлык челтәрләрен үстерү фонды" дәүләт казна учреждениесе ярдәме белән дәүләттән 13 миллион сум акча бүлеп бирелде. Бүген чистарту корылмаларында ремонтның икенче этабы бара. Мөслимнең биологик чистарту корылмаларына ремонт-реконструкция үткәрү экологик яктан зур әһәмияткә ия....