“ГТОны бар гаилә белән” фестиваленең муниципаль туры үтте
Кичә, универсал спорт залында "Бар гаилә - ГТО" дип исемләнгән кышкы фестивальнең муниципаль туры үтте. Әлеге фестиваль ТР мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан үткәрелә. Фестивальдә гомуми белем бирү мәктәпләреннән 11 гаилә катнашты. Фестивальнең таләпләре буенча гаилә составында әти-әни һәм ике бала булуы таләп ителә. Алар 5 төрле спорт-тест тапшырдылар. Җиңүчеләргә район мәгариф идарәсенең мактау грамоталары һәм РОССТО-ДОСААФ оешмасы җитәкчесе Айдар Шәймөхәмәтов тарафыннан әзерләнгән бүләкләр тапшырылды. Ә калган катнашучыларга район мәгариф идарәсенең Рәхмәт хатлары бирелде. Фестивальдә җиңү яулаган гаилә 31 март - 1 апрель көннәрендә Яр Чаллы шәһәрендә узачак республика ярышларында катнашачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев