Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Улы исеменнән – чәчәкләр

Нурия Низамова улының котлавын кабул итте

Бүгенге көндә 100дән артык Мөслим егете контракт төзеп хезмәт итә. Махсус хәрби операциядә ике йөздән артык егет катнаша. Аларның гаиләләре район җитәкчелегенең игътибар үзәгендә. Җитәкчелек егетләрнең тормыш иптәшләрен, балаларын һәм әти-әниләрен кайгыртып, хәлләрен белешеп, ярдәм күрсәтеп яши.

Мәлләтамак авылында яшәүче Нурия Низамова 60 яшен билгеләп үтте. Аны котларга авылдашлары, якыннары җыелды. Нурия ханымны тәбрикләргә район башлыгы Альберт Хуҗин да килде. Ул юбилярга махсус хәрби операциядәге улы Илдар исеменнән аның яраткан чәчәкләрен – хризантемалар тапшырды.

– Илдар – беренчеләрдән булып контракт төзеп махсус хәрби операциягә киткән егетләрнең берсе. Ул сезгә сәламнәрен юллап, шушы чәчәк букетын ташыруны сорады. Без аның гозерен бик шатланып үтибез, – диде район башлыгы. – Шундый ул үстерүегез өчен сезгә ихластан рәхмәтемне җиткерәм. Сезгә сәламәтлек һәм гаилә иминлеге телим. Барлык егетләребез дә исән-сау әйләнеп кайтсын!

Нурия Низамова озак еллар Мөслим матбугат үзәгендә хезмәт куйды. Ул “Авыл утлары” газетасында корректор булып эшләде, кассир вазыйфаларын да зур төгәллек белән башкарды. Хезмәттәшебезнең йомшак, ягымлы тавышын радиотыңлаучыларыбыз да үз итте, тапшыруларын яратып тыңлады. Тырыш, вазыйфаларына җаваплы караучы хезмәткәр булды. Бәйрәм көнендә Нурия ханым хезмәттәшләренең дә ихлас теләкләрен һәм бүләкләрен кабул итте.

Тулырак “Авыл утлары” газетасының 2024 ел 2 август санында укыгыз.

Фәридә Гайнетдинова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев