Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
Яңалыклар

Тыл ветераннарына юбилей медальләре бирелде

Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан район башлыгы Альберт Хуҗин Иске Вәрәш авылында гомер итүче тыл ветераннары Сәрия Галиевага һәм Рәйсә Хәсәншинага “Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы” юбилей медальләрен тапшырды

Сәрия Шири кызы Галиева бу көнне үзенең 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Райондашыбыз өчен бу көн аеруча истәлекле булды.

– Мөслим ягы күңел җылысын башкаларга да өләшеп яшәүче, җор телле, киң күңелле кешеләре белән мактаулы. Ак яулыклы Сәрия апага әби дип әйтергә тел әйләнми. Сөбханалла, бер гасырга якын гомерне үз аякларында, үз зиһенендә каршы ала. Йөзеннән елмаю китмәгән райондашыбызның 100 яшен дә бергә каршы алырга, тагын биш елдан кабаттан тәбрикләү сүзләре җиткерергә язсын иде! – диде район башлыгы Альберт Хуҗин.

Юбилярны тәбрикләп, РФ Президенты Владимир Путин исеменнән Котлау хаты, истәлекле бүләкләр тапшырылды. Юбилярның иңнәренә

район Ветераннар советы рәисе Илгиз Низамов шәльяулык салды.

– Җирлегебездәге тыл ветераннарына хөрмәтебез дә, рәхмәтебез дә зур. Бер эштән дә куркып тормаганга, гомерләрен хезмәттә үткәргәнгә, бүген дә хәрәкәттә алар. Булганына шөкер итеп, һәр туган көнгә сөенеп яшәүләре белән үрнәк һәм бик-бик кирәк алар! Тылда күрсәткән батырлыклары, тынгысыз хезмәтләре өчен Аллаһ аларга озын гомер, бәхетле картлык бүләк иткән, күрәсең, – диде Вәрәшбаш авыл җирлеге башлыгы Зөлфия Галиева.

Тулырак «Авыл утлары» газетасының 2025 ел өчен 7 февраль саныннан укыгыз.

Лилия Шәймиева фотосы 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев