"Туган як" алдынгы механизаторларына премия тапшырды
Хуҗалыкларда урып-җыю бара. Туганяклылар бодай суктыруны инде төгәлләп килә. Агрофирма 2800 гектарда - бодай, 1100 гектарда - арпа, 140 гектарда борчак суктырды. Бодай һәм арпаның уртача гектар биреме 18-23 центнер тәшкил итә.
Механизаторлар арасында инде 10 мең центнердан артык ашлык суктыручылар да бар. Шундый алдынгы игенчеләр - Илнар Сөләйманов, Сирин Хуҗин һәм Евгений Үтәбаевка район башлыгы Рамил Муллин акчалата премия һәм Рәхмәт хаты тапшырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев