10 сентябрь 2015 яңалыклары
-
"Туган як" алдынгы механизаторларына премия тапшырды
Хуҗалыкларда урып-җыю бара. Туганяклылар бодай суктыруны инде төгәлләп килә. Агрофирма 2800 гектарда - бодай, 1100 гектарда - арпа, 140 гектарда борчак суктырды. Бодай һәм арпаның уртача гектар биреме 18-23 центнер тәшкил итә.
-
90 яшьлек Габдрахман абый РФ Президенты һәм район башлыгының котлавын кабул итте
Бүген Югары Табын авылында яшәүче сугыш һәм хезмәт ветераны Габдрәхимов Габдрахман Габдрәхим улы 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
-
Мәлләтамак авылында күпфункцияле үзәк ачылды
10 сентябрь көнне Мәлләтамак авылында күпфункцияле үзәк кулланылышка тапшырылды. "Евростиль" подряд оешмасы көче белән сафка бастырылган әлеге корылма 200 урынлык тамаша залы, китапханә, ФАП һәм җирле үзидарәне берләштерә.
-
Велосипедның отражательләре булырга тиеш
Узган атнада Мөслим-Әлмәт юлында, Тойгелде авылы янында 22.00 сәгать тирәсендә юл-транспорт һәлакәте булды. Бакалы районы кешесе "Калина" машинасы белән велосипедчыны бәрдергән. Мәскәүдән Ташлыяр авылына кунакка кайткан 1980 елгы ир-ат вакыйга булган урында үлгән.
-
Айнур Җәлилов янәдән җиңүче
Башкалабызның теннис академиясендә бадминтон буенча беренче россиякүләм рейтинг турниры старт алды. "Таtarstan Open Junior" ("Татарстанны яшьләр ача") исеме астында узучы турнирда республика командасы уңышлы чыгыш ясады.
-
3 яшькә кадәрге балаларга үзәк поликлинника бушлай ризык өләшә
3 яшькә кадәрле баласы булган аз керемле гаиләләргә район үзәк поликлиникасының сөт кухнясыннан ай саен сөт продукциясе - витаминлы сөт, кефир, эремчек бирелә.
-
Иртәгә Мөслимнең Тукай урамында ут булмаячак
Линияләрдә ремонт эше бару сәбәпле, иртәгә Мөслимнең Тукай урамында 24-54 йортлары аралыгында 13.00 сәгатьтән алып 16.00 сәгатькә кадәр ут булмаячак, дип хәбәр итәләр подстанциядән.
-
Сәнгать мәктәбендә театр артистларын әзерләү буенча түгәрәк эшли
Мөслим сәнгать мәктәбендә "Якты йолдыз" балалар театр коллективы эшләп килә. Уку программасы кызыклы һәм күп төрле. Укучылар актер осталыгы, сәхнә сөйләм теле, сәхнә хәрәкәте белән беррәттән вокал, хореография дәресләрен дә ойрәнә.
-
Спорт мәктәбе волейбол белән шөгыльләнергә теләүчеләрне көтә
Район балалар һәм яшьүсмерләр спорт мәктәбенең волейбол түгәрәгенә 2005- 2006 елгы укучыларны җыю бара.
-
МТВ 9.09.2015