Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Туган як” агрофирмасы көзге культураларны җыюны төгәлләде

Табын һәм Мәллатамакта урнашкан басуларда 243 гектарда "Казанский - 560", "Скипетр" сортлы көзге бодай чәчелеп, 810 тонна бөртек җыеп алынды. Гектар биреме 33 цетнер тәшкил итә. Арышның "Память Кунакбаева" һәм "Радань" сортлары 1260 гектарда чәчелеп, 3528 тонна бөртек җыеп алынды, гектар биреме 28 цетнер тәшкил итә. Җыеп алынган ашлык "Чаллы...

Табын һәм Мәллатамакта урнашкан басуларда 243 гектарда "Казанский - 560", "Скипетр" сортлы көзге бодай чәчелеп, 810 тонна бөртек җыеп алынды. Гектар биреме 33 цетнер тәшкил итә.

Арышның "Память Кунакбаева" һәм "Радань" сортлары 1260 гектарда чәчелеп, 3528 тонна бөртек җыеп алынды, гектар биреме 28 цетнер тәшкил итә.

Җыеп алынган ашлык "Чаллы икмәге" элеваторына озатылган.

Бүген 100 гектарда борчак урылып, теземнәргә салынган, аны җыю башланачак, дип хәбәр итәләр "Туган як" агрофирмасыннан.

Шулай ук агрофирмада урып - җыю эшләре тәмамланган басуларда салам төргәкләнеп, ферма яннарына кайтарылган. Терлекләр өчен 2 елга җитәрлек күләмдә сенаж әзерләнгән.

Агрофирмада инде бүгеннән үк көзге чәчүгә дә әзерлек бара. Көзге чәчү өчен җир, орлык әзерләнгән, ашлама кайтарылган. Чәчү комплекслары да -тулы әзерлек сызыгына куелган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев