29 июль 2016 яңалыклары
-
Бушлай сыр тәбедә - мошенниклар телефон аша шалтыратып машина оту хакында әйтәләр
Мошенниклар алдау юлы белән акча эшләүнең төрле ысулларын таба. Район эчке эшләр бүлегеннән килгән мәгълүматларга караганда, радиотапшыру алып баручылары исеменнән шалтыратып, акча эшләүчеләр бар. Гражданинга автомобиль отуы турында хәбәр итәләр һәм ризалыгын белдерү, теркәлү өчен шалтыратучы күрсәткән счетка 5 мең сум яки башка сумманы күчерү кирәклеген искәртәләр. Телефоныгызга әлегедәй хәбәрләр,...
-
“Туган як” агрофирмасы көзге культураларны җыюны төгәлләде
Табын һәм Мәллатамакта урнашкан басуларда 243 гектарда "Казанский - 560", "Скипетр" сортлы көзге бодай чәчелеп, 810 тонна бөртек җыеп алынды. Гектар биреме 33 цетнер тәшкил итә. Арышның "Память Кунакбаева" һәм "Радань" сортлары 1260 гектарда чәчелеп, 3528 тонна бөртек җыеп алынды, гектар биреме 28 цетнер тәшкил итә. Җыеп алынган ашлык "Чаллы...
-
Вакансияләр ярминкәсе узды, белгечләр сорауларга җавап тоттылар
Район мәдәният йортында вакансияләр ярминкәсе узды. Ярминкәгә мәшгуллек үзәгендә исәптә торучы һәм эш урыны булмаган райондашларыбыз килде. Катнашучылар алдында Хуҗалыкара төзелеш, "Органик групп "Урожай", Мөслим элеваторы оешмаларының, Мөслим инженерлык челтәрләре җәмгыяте, район үзәк хастаханәсе һәм "Маяк" халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең кадрлар белән эшләү белгечләре чыгыш ясадылар һәм сорауларга җаваплар...
-
Көтеп алынган ремонт башланды
Иске Карамалы-Мөслим юлында "Гомуми файдаланудагы автомобиль юлларында юл эшләре" республика программасы кысаларында капиталь ремонт эшләре башланды. Ремонт эшләре 3 км 280 метр арада башкарылачак. "Татавтодор" җәмгыятенең Минзәлә филиалы хезмәтчәннәре әлегә юлны грейдерлар белән тигезли.
-
Яшьләргә яшел Мөслим кирәк
"Мизгел" яшьләр үзәге белгечләре "Очкын" хәрәкәте активистлары белән берлектә "Яшел Мөслим" акциясенә чыкты. Активистлар Мөслимдәге Бакча, Кооператив һәм Банк урамнарында утыртылган агачларга су сиптеләр. Әлеге урамнарда яшәүчеләргә агачларга су сибәргә, аларны сакларга кирәклеген дә искәрттеләр һәм мәгълүмат буклетлары тараттылар.
-
Эшләр финишка якынлаша
Михайловкада күпфункцияле үзәк төзелеше тәмамланып килә. Аны төзү өчен, "Авыл клублары" программасы буенча республика бюджетыннан 5,3 млн сум акча бүлеп бирелде. Төзелешнең подрядчысы - "Бәрәкәт+" оешмасы. Татарстанда "Авыл клублары" программасы 2012 елдан бирле тормышка ашырыла. Районда әлеге программа буенча 4 объект төзелеп файдалануга тапшырылды.
-
2016 елга "Урман иле" ял һәм сәламәтлендерү лагере эшен тәмамлады
"Урман иле" ял һәм сәламәтләндерү лагерендә 3 смена тәмамлана. Смена дәвамында биредә 170 бала ял итте. Шулай ук мәктәп яны, хезмәт һәм палатка лагерьләрендә гомумән 659 булды. Лагерь агымдагы елда зур капиталь ремонт кичерде, республика программасы кысаларында 5 млн га якын акча үзләштерелде. Биналарның фасад өлеше яңартылды, эчке якларында стена,...