Туган як музеенда укучылар өчен дәрес үтте
Яңалыклар

Туган як музеенда укучылар өчен дәрес үтте

Космонавтика көне уңаеннан туган як музеенда укучылар өчен музей-дәрес уздырылды.

12 апрель-авиация һәм космонавтика көне буларак билгеләп үтелә. Шул уңайдан туган як музеенда гимназиянең 3  һәм лицейның 2 сыйныфы укучылары өчен “Галәм киңлегендә” исеме астында музей-дәрес үтте. Укучыларга йолдызлар һәм планеталар, космик станция, космостагы беренче кеше турында кызыклы мәгълүмат җиткерелде, – дип хәбәр итәләр туган як музееннан.

Фото –туган як музееннан

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев