Түбән Кама районында өч сыйныф дистанцион укуга күчерелде
Моңа кадәр без Татарстанда ОРВИ белән авыручылар саны артуы турында язылган иде
Түбән Кама районында өч сыйныф кискен респиратор вируслы инфекция белән авыручылар санының югары булуы сәбәпле дистанцион укуга күчте. Бу хакта ТР Роспотребнадзор идарәсенең Түбән Кама территориаль бүлеге башлыгы Рөстәм Изиятуллин хәбәр итте.
Ул аңлатканча, сыйныфның дистанцион укуга күчүе авыручылар саны 20%тан артканда була. Гомумән алганда, Роспотребнадзор бүлеге башлыгы Рөстәм Изиятуллин мәктәпләрдә авыручылар хәлен тотрыклы дип бәяләде.
Моңа кадәр без Татарстанда ОРВИ белән авыручылар саны артуы турында язган идек.
Чыганак: Вести Татарстан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев