Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Яңалыклар

Тракторчы-машинист таныклыгы алачаклар

Укучылар Мөслим политехник техникумында теоретик һәм гамәли сынау үттеләр

Мөслим районы буенча Татарстан Республикасы Дәүләт техника күзәтчелеге бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы Рәшит Кирамов хәбәр итүенчә, 12 сентябрь көнне Мөслим политехник техникумында «В», «С», «Е», «F» категорияләрендәге тракторчы-машинист таныклыгы алу өчен имтиханнар узды.

Уку йортының махсус җиһазландырылган компьютер классында имтиханның теоретик өлеше үткәрелде. Гамәли өлеш «трактородром»да узды.

Имтихан тапшыруда 7 кеше катнашты. Шуларның берсе - теоретик өлешне, 1 укучы практик өлешне тапшыра алмады. Имтиханнарны уңышлы тапшырганнар якын арада тракторчы-машинист таныклыгы алачаклар. Имтихан тапшырмаганнар өчен кабат имтихан 7 көннән дә иртәрәк булмаячак.

Имтихан тәмамланганнан соң зур булмаган киңәшмә барышында тракторчы-машинист таныклыгын алуга бәйле мәсьәләләр каралды.

Рәшит Кирамов фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев