Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев РФ Кинематографистлар берлеге рәисенең беренче урынбасары белән очрашты

Клим Лаврентьев Татарстанның беренче Президентына күп еллар дәвамында республикада кино сәнгатенә ярдәм иткәне өчен рәхмәт белдерде (Казан, 1 декабрь, «Татар-информ»). ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев бүген Казан Кремлендә РФ Кинематографистлар берлеге рәисенең беренче урынбасары, кинорежиссер, РФның халык артисты Клим Лаврентьев белән очрашты. Ул Казанга РФ Кинематографистлар берлегенең ТР төбәк бүлеге...

Клим Лаврентьев Татарстанның беренче Президентына күп еллар дәвамында республикада кино сәнгатенә ярдәм иткәне өчен рәхмәт белдерде


(Казан, 1 декабрь, «Татар-информ»). ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев бүген Казан Кремлендә РФ Кинематографистлар берлеге рәисенең беренче урынбасары, кинорежиссер, РФның халык артисты Клим Лаврентьев белән очрашты. Ул Казанга РФ Кинематографистлар берлегенең ТР төбәк бүлеге отчет-сайлау конференциясендә катнашу өчен килде, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

Клим Лаврентьев Татарстанның беренче Президентына күп еллар дәвамында Татарстанда кино сәнгатенә ярдәм иткәне өчен рәхмәт белдерде.

Минтимер Шәймиев кунакка дөньяда таныла баручы Казан халыкара мөселман киносы фестивален булдыру тарихы турында сөйләде.

Очрашу барышында республикада һәм илдә кинематографияне үстерү мәсьәләләре, Россия киносы елы итеп игълан ителгән 2016 елга ТР Мәдәният министрлыгының мәдәният оешмалары белән бергә эшләгән чаралар планнары турынды фикер алыштылар.

Очрашуда ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, ТР Кинематографистлар берлеге рәисе Илдар Матуров, Россиянең шәрәфле кинематографисты, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе, кинодраматург Эдуард Гущин катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X