Мөслим-информ

"Авыл утлары" газетасы - Мөслим районы

16+
Яңалыклар

Тотса Дамира якаң..

Тойгелде авыл җирлегенә яңа башлык килгәч, биредә матур үзгәрешләр башланды

Тойгелде, Ташлыяр, Атлас һәм Игенче авылларында яшәүчеләр җирлек башлыгы җитәкчелегендә авылларның йөзен үзгәртүдә актив катнаша. Җәй дәвамында гына да авылларда байтак эш башкарылган. Әлеге эшләрне үзара салым һәм авыл халкының финанс ярдәме, иганәчеләрнең тырышлыгы белән башкарганнар. Юлларны төзекләндерү, авылларның чисталыгын тәэмин итү, территорияне матурлау юнәлешендә җирлек башлыгы һәм авыл халкы бердәм булып, кулга-кул тотынып хезмәт куя. Җирлек башлыгы Дамира Гыйлаҗеваның авыл халкын үз артыннан ияртә белүе нәтиҗәсе бу.

Тойгелде авыл җирлегендә халык бердәм булып хезмәт куя
Тойгелде авыл җирлегендә халык бердәм хезмәт куя

– Дүрт авылда 1 меңгә якын кеше яши. Авылларның картаюы бәхәссез. Җирлек халкы, яшьләр, читтә яшәүче якташлар авыл өчен борчыла, аны яшәтү өчен тырыша. Тойгелде авылының Тукай урамында яшәүче бертуган Каюмовлар һәм Тәхауовлар үз көчләре белән бик матур итеп балалар мәйданчыгы ясап куйды. Анда уйнарга да, спорт белән шөгыльләнергә дә мөмкинлекләр бар. Мәйданчыкны авылның бар баласы яратты. Игенче авылында “Наз” чишмәсе территориясе төзекләндерелде, агачлар, чәчәкләр утыртылды. Бүген чишмәгә җирлек халкы гына түгел, ә күрше авыллардан, район үзәгеннән дә ял итәргә киләләр. Чишмә төзекләндерү өчен акчаны җирлегебездә эшләүче “Фаиза” авыл хуҗалыгы кооперативы җитәкчесе Фаит Шәйморзин бирде. Шундый игелекле авылдашларыбыз булганда, алга таба да матур эшләр белән куандырырбыз, дип ышанабыз, – ди Дамира Гыйлаҗева.

– Балаларыбыз үсте инде, оныкларыбыз бар. Җәйге чорда берәр атынгыч куярга кирәк, дигәч, улларыбыз кирәкле материаллар җыя башлады. Тора-бара алар күбәеп китте дә, күршебез Василә белән киңәшләшеп, урамга балалар өчен уен мәйданчыгы ясарга килештек. Улларыбыз бергәләп эшләде. Балалар мәйданчыгын буяп, территорияне бергәләп матурладык. Шөкер, бүген бирегә башка урамнардан да балалар килә. Көн дәвамында мәйданчыктан балалар өзелми. Мәйданчыкны пычратмасыннар, чиста һәм төзек тотсыннар иде. Әле урам Сабан туен да үткәрергә исәплибез, – ди Фирдәүсә Каюмова.

Җирлек халкы авыл юлларын төзекләндерүдә дә актив катнашкан.

– Бөтен эшне дә берьюлы башкарып булмый, шулай да һәр мәсьәләгә якын килеп, авырлыкларны мөмкин булган кадәр җиңәргә тырышабыз. Бар эшне дә үзара салым хисабына гына башкарып булмый. Хәлне аңлаткач, машина-тракторлары булган ир-егетләр Тойгелде, Игенче һәм Ташлыярга гравий, вак таш алып кайтырга ярдәм итте. Фирдәвес Маннанов, Руслан Кәлимуллин, Марс Ягъфәров, Айдар Зиннуров, Инсаф Биктаһиров, Ризит Гыйлаҗев, Шамил Шакиров, Аяз Вәлиев, Илдар Талипов, Илнур Әхмәтҗанов, Раил Гайсин, Илшат Газыймов, эшләрен читкә куеп, материал ташырга, ташны тигезләп җәяргә ярдәм итте. Башкалар да, көрәк, тырмалар тотып, юлга таш җәюдә тырыш хезмәт куйды, – ди Дамира ханым.

Үзара салым акчасына трактор алынды
Үзара салым акчасына трактор алынды

Тойгелде авылында эчә торган чиста су белән тәэмин итүдә проблемалар булган. Әлеге мәсьәләне дә авыл халкы бергәләп хәл ит иткән.

– Тойгелде башнясының суы бар хуҗалыкка да килеп җитми иде. Авылдашларыбыз ярдәме белән башняга су менгезүче торба алыштырылды, автомат җиһазлар көйләнде. Бу эшне Илнур Галиев җитәкчелгендә егетләр тиз башкарып чыкты. Ике башняны бер линиягә тоташтыру өчен линия сузарга кирәк булгач, авылыбыз кияве Марсель Әһлиев траншея казу өчен кирәкле техника белән ярдәм итте. Авыл халкы ярдәме белән электр чыбыклары, полипропилен торбалар, башня будкасының түбәсен ябу өчен профнастил алынды. Игелекле авылдашларыбыз ярдәме белән башняның электр линиясе алыштырылды, кирәкле материаллар алынды һәм электрик хезмәте өчен түләнде. Бу эшләрдә катнашкан барлык авылдашларга рәхмәт! – ди Дамира Гыйлаҗева.

Быел Тойгелде авыл җирлеге грант та откан. Авыл җирлекләренә грантлар бирү республика бәйгесеннән 2 миллион сум акча кергән. Грант акчасына җирлек трактор алырга исәпли.

– Җирлегебез зур, зиратларны һәм юл буйларын чабу, чистарту эшләрен башкару өчен техника кирәк. Трактор бәясе кыйммәтрәк, әлбәттә. Район башлыгы Альберт Хуҗин безгә ярдәм итәргә мөмкинлек тапты. Үзара салымның да бер өлешен трактор алу өчен тотачакбыз. Сентябрь аенда трактор кайтып җитәр, дип өметләнәбез. Техника булмагач, быел юл буйларын чабу, юлларны тигезләү техникасы булган авылдашлар Айдар Зиннуров, Инсаф Биктаһиров, Ризит Гыйлаҗев, Ташлыярдан Илдар Талыйпов, Аяз Вәлиев, Илнур Әхмәтҗанов, Азат Хөснуллин ярдәмендә башкарылды. Кемгә генә мөрәҗәгать итсәм дә, берсе дә каршы килми. Бердәм булганга тиз арада күп эшләр башкара алдык, – ди җирлек башлыгы.

– Һәр авылда туган җире өчен янып яшәүче, авылын район күләмендә яхшы яктан гына күрсәтергә омтылучы кешеләр яши. Һәркайсы авылның киләчәге өчен борчыла. Шуңа катлаулы тоелган һәр мәсьәләне дә җиңел чишәбез. “Август-Мөслим” агрофирмасы җитәкчелеге дә бер генә үтенечебезгә дә битараф калмый, Өлкәннәр көнендә, һөнәри бәйрәмнәрдә җирлегебездә яшәүчеләргә игътибар күрсәтә. Техника белән дә, акчалата да булыша.

Авыл халкының җирлек башлыгы белән кулга-кул тотынып эшләве һәр өлкәдә күренә. Җирлек халкы һәр эштә актив катнаша, иң мөһиме – битараф түгел. Әгәр халык кабул итмәсә, җитәкчегә хөрмәт, үзара аңлашу булмаса, бу кадәр эшләрне башкарып чыга алмаслар иде.

Бергәләп эшләмәсәләр, авыл җирлеге советының өч хезмәткәре генә нәрсә эшли алсын?!

– “Наз” чишмәсен Хаҗиәхмәт абый белән Галия апа чистартып, карап тора иде. 2015 елда Фаит Шәйморзин, чишмәне төзекләндереп, ял урыны ясады. Әмма вакыт үтү белән территория ямьсезләнә башлады. Быел Фаит Фоатович ярдәме белән чишмә тирәсен әйләндереп алу өчен материаллар алынды. Марсель абый Гыйльфанов мангал зонасы түбәсенә, авылча итеп, әтәч ясап бирде. Чишмә территориясен чистартуда һәм матурлауда катнашучыларга рәхмәт! Чишмәгә килүчеләр чисталыкны һәм тәртипне сакласын иде, – ди Илгизә Гыйльфанова.

Халык телендә “тотса мәс-кәүләр якаң” дигән кызыклы әйтем бар. Бу урында, әйтемне үзгәртеп, “тотса Дамира якаң” дип әйтәсе килә. Дамира Гыйлаҗева эшчәнлеген ир-ат җитәкчеләргә дә үрнәк итеп куярлык.

Фәридә Гайнетдинова фотосы. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев