Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тормышың кадерле булса...

Быел Мөслим районында спиртлы эчемлекләрне рөхсәтсез реализацияләүнең биш очрагы ачыкланган.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Мөслим районы буенча бүлеге һәм ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы хезмәткәрләре үткәргән оператив-эзләү чаралары вакытында быел гражданнар тарафыннан законсыз рәвештә спиртлы эчемлекләр реализацияләүнең биш очрагы ачыкланган. Шуларның икесе – Дусай авылында, калганнары – Иске Вәрәш, Үрәзмәт һәм Рус Шуган авылларында. 
Полиция хезмәткәрләре барлык продукцияне законсыз әйләнештән алды, дип хәбәр итәләр ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органыннан. Хәзерге вакытта әлеге фактлар буенча тикшерүләр үткәрелә. Аларның нәтиҗәләре буенча тиешле карарлар кабул ителәчәк. 
Агымдагы елда районда спирт белән агулануның өч очрагы теркәлгән, барысында да агуланучылар үлгән. Агулану фактлары буенча тикшерү эшләре бара. 
Метанол белән агулану кеше тормышы өчен куркыныч. Алкогольгә бәйлелектән интегүче кешеләр түбән бәядән спиртлы эчемлекләр сатып ала һәм бик еш кына аларның тормышы аянычлы тәмамлана. 
Алкоголь продукциясен бары тик тиешле лицензиясе булган стационар сәүдә оешмаларыннан гына сатып алырга кирәк, диләр ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы белгечләре. 

Фото -Изображение от azerbaijan_stockers на Freepik

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев