Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тәмлетамак:Зәйтүнә Минһаҗевадан лечо пешерү серләре

Газетабызның 7 февраль санында Мөслимдә яшәүче Зәйтүнә апа Минһаҗевадан бик тәмле печенье рецепты тәкъдим иткән идек. Ул кышка җиләк-җимеш компотлары, кыяр-помидордан, башка яшелчәләрдән бик күп "заготовкалар" да әзерли икән. Бүген Зәйтүнә ападан лечо һәм виноград яфраклары белән тозланган кыяр рецептын бирәбез.

- Лечо ясау өчен 3кг помидорны иттарткычтан чыгарабыз, яртысын 15 минутка кайнарга куябыз. 6 данә болгар борычын озынчыга турыйбыз, кәстрүлдәге помидор өстенә салып, 15 минут кайнатабыз. Аннары иттарткычтан чыккан калган помидорны салып, 15 минут кайнатабыз, 2 баш сарымсакны вак кына турыйбыз, ¾ стакан шикәр комы, 1 аш кашыгы тоз, 4-5 данә төелмәгән кара борыч өстәп, тагын 5-10 минут кайнатып алабыз. Аннары стерильләштерелгән 0,5- 0,65 литрлы банкаларга, кайнар килеш тутырып, калай капкачлар белән каплыйбыз да, банкаларны әйләндереп,1 сәгатькә төреп куябыз.

Виноград яфракларына кайнар суда тиз генә пешекләп алабыз да, салкын суга салабыз. Уртача зурлыктагы яки ваграк кыярларны аерым-аерым виноград яфрагына төрәбез дә, тыгыз итеп банкаларга тутырабыз. Банкага кайнар су коябыз, 3-5 минуттан суны кәстрүлгә бушатабыз да, 3 л банкага 3 аш кашыгы исәбеннән тоз, 4 аш кашыгы шикәр комы, 1 аш кашыгы 70 процентлы аш серкәсе эссенциясе салып кайнатып чыгарабыз да банкаларга салабыз һәм калай капкач белән каплап куябыз. Виноград яфраклары кыярның яшел төсен үзгәртмичә калдыра һәм үзенчәлекле тәм бирә. Кыш көне виноград яфрагын тәлинкәгә җәясез дә, өстенә кыярларны турап куясыз. Тәмле дә, матур да була. Ашларыгыз тәмле булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев