Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тәмлетамак. Ленизадан – торт-салат

Уңган хуҗабикәләр хәзер нинди генә салатлар ясамый?! Аның формаларын үзгәртеп, әллә нинди “шедевр” ясаучылар да әз түгел. Мөслимдә яшәүче Лениза Камалованың салаты торт рәвешендә ясала. Бик тәмле салкын ризык рецептын сезгә дә тәкъдим итәбез.

Кирәкле ингредиентлар: 5 данә пешкән йомырка, бер банка балык консервасы, ярты килограмм крекер печеньесы, 4 данә тозлы кыяр, 3 тырнак сарымсак, 200 гр сыр, 200 гр майонез.

Әзерләү тәртибе. Йомырка сарысын агыннан аерып алабыз да, агын кыргычтан чыгарып майонез белән бутыйбыз. Аерым савытка угычтан сыр кырабыз, аның өстенә вакланган сарымсак белән майонез өстибез. Кыярларны вак шакмаклап турыйбыз.

Торт-салатны катлам-катлам итеп әзерлибез. Яссы тәлинкәгә иң элек печеньеның өчтән бер өлешен салабыз, өстенә – майонез белән болгатылган йомырка агы, аның өстенә калган крекерның яртысын җәябез. Печенье өстенә чәнечке белән изелгән балык. Аның өстенә калган крекерны салабыз да, майонезлы сырны агызабыз. Салат өстен вак угычтан уылган йомырка сарысы белән бизибез. Торт-салатны ике сәгатькә суыткычка куеп торганнан соң, табынга бирергә була.

Тәмле булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: тәмлетамак