ТӘМЛЕТАМАК: Җиңел әзерләнә торган салат рецепты
Яңалыклар

ТӘМЛЕТАМАК: Җиңел әзерләнә торган салат рецепты

Әлеге салатка сыер, бәрән яисә тавык ите кулланырга була. Бу очракта салат сыер ите белән ясалган.

Ингредиентлар:

300 грамм сыер ите

2 помидор

2 кыяр

1 татлы борыч

1 баш суган

1 тырнак сарымсак

3 йомырка

100 грамм сыр

укроп яисә петрушка

тәменчә тоз, борыч

каймак яисә майонез

Итне, йомырканы - шакмаклап, суган, кыяр, татлы борыч, помидорны - озынча итеп, сарымсакны вак итеп турыйбыз. Сырны эре угачтан чыгарабыз. Тәменчә тоз, борыч салабыз. Каймак яисә майонез белән бутыйбыз. Өстенә укроп яисә петрушка сибәбез.

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев