Тизлек яратучылар спорты
Яңалыклар

Тизлек яратучылар спорты

Чараның максаты спортның техник төрләрен популярлаштыру һәм үстерү.

20 ноябрь көнне спорт-масса чаралары дирекциясе белгечләре “Мин ул – тизлек!” исемле картинг ярышлары оештырды. Чараның максаты спортның техник төрләрен популярлаштыру һәм үстерү, картинг йөртү осталыгын арттыру, куркынычсыз хәрәкәт итү күнекмәләрен ныгыту юлы белән юл-транспорт һәлакәтләрен киметү һәм бетерү иде. Картингчылар – 6 яшьтән 12 яшькә кадәр һәм зуррак балалар өч яшь төркемендә ярышты. Җиңүчеләргә һәм катнашучыларга “Яшьлек” спорт комплесының Мактау кәгазьләре һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. 

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев