Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Террорчылык актлары вакытында үз-үзеңне ничек тотарга? (БЕЛЕШМӘЛЕК)

Объектларда һәм территорияләрдә куркынычсызлык тәэмин итү максатында контроль-пропуск һәм тикшерү режимын көчәйтергә, персонал белән өстәмә инструктажлар үткәрергә, видеокүзәтү файдаланырга. Бина һәм корылмалар янында транспорт куйдырмаска. Подвал, чардак, башка шундый объектларны тикшереп, мөһерләп бикләп куярга. Көн саен эш көне башланганчы һәм тәмамлангач, объектны һәм территорияне чит, шикле предметлар булу-булмауга тикшерергә.

Террорчылык актлары әзерләнүе хакында мәгълүмат булган очракта, кичекмәстән оешма җитәкчесенә һәм полициягә хәбәр итәргә, аңа катнашы булган затларны ачыклау чаралары күрергә, мәгълүмат бирүчеләрне, шикле затларны һәм башка мөһим мәгълүматны язып куярга.

Шартлау куркынычы булган предметлар (матдәләр) табылган яисә табылу турында хәбәр алынган, шулай ук шартлау куркынычы булган очракта, кичекмәстән полициягә хәбәр итәргә, мөстәкыйльлек күрсәтмәскә, әлеге предмет янында торганда радио белән идарә ителүче барлык приборларны да (кәрәзле телефон, радиостанция, компьютер һ. б.) сүндерергә, куркыныч зонадан халыкны чыгару һәм транспорт хәрәкәтен туктату чарасын күрергә, куркыныч зонага кисәтү билгеләре куярга, әлеге зонаны кешеләрнең җәрәхәтләнүен булдырмый калучы ераклыкта камап алырга, куркыныч зонаны полиция килгәнче саклап торырга.

Шартлау куркынычы булган предметка якын килү, аның янындагы предметларны күчерү тыела.

Шартлау була калса, кичекмәстән полициягә хәбәр итәргә, зыян күрүчеләргә беренче ярдәм күрсәтергә. Полиция килгәнче шартлау урынына беркемне дә якын китермәскә. Вакыйга урынында фото яисә видеосъемка ясаучыларны ачыкларга.

ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев