Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Түбән Табын интернат мәктәбе өлкәннәрнгә ярдәм күрсәтә

Түбән Табын сәламәтлекләре чикләнгән интернат мәктәптә тәрбияләнүче укучылар белем алу, төрле спорт һәм мәдәни, фәнни бәйгеләрдә катнашу белән бергә, ярдәмгә мохтаҗ өлкәннәргә ярдәм күрсәтергә дә вакыт табалар.

Тәрбияче Зилә Ильясова җитәкчелегендә Ленар Шәмсетдинов, Эльвина Шәкурова, Дима Мельник, Марат Сәйделов, Рөстәм Прошин, Илдар һәм Инсаф Җиһангировлар, Раушан Тимергазиев, Алина Тулбаева, Түбән Табын авылында яшәүче Фәрвәзетдин ага Гәрәевкә кыш дәвамында кар көрәргә булыштылар, бар ихатасын кардан чистартып тордылар. Хәзер алар чүп - чардан чистартырга ярдәм итәләр. Шушындый игелекле балалар үстергән өчен аларның әти-әниләренә, ярдәм итүче балаларга һәм Түбән Табын сәламәтлекләре чикләнгән балалар интернат мәктәбе коллективына зур рәхмәтләремне җиткерәм, дип хәбәр итә безгә Фәрвәзетдин абый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев