Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, моңлы җырчыбыз Миргарифан Ханнанов яшәгән йортка элмә такта куелды
Әлеге чарада район җитәкчелеге дә катнашты
- Үзәкнең әллә кайсы күзәнәкләренә үтеп, күңелләрне айкый торган моңлы тавышы белән үзе артыннан җырлы һәйкәл калдырды, - диде аның турында чарада катнашучылар.
Элмә тактаны ясату чыгымнарын Миргарифан абыйның дусты Фәнис Абдуллин белән Фәйзел Бакиров, Мөдәрис Тимергалиев бергәләп күтәргән. Кара мәрмәр ташка райондашыбызның исемен ую, Азнакай шәһәренең махсус хезмәте башкарган.
- Талант ияләренең исемнәре теркәлергә, язылырга, талантлар онытылмаска тиеш, ди Фәнис абый.
Тантаналы чара үзешчәннәрнең Миргарифан абый репертуарындагы җырлары белән үрелеп барды. Миргарифан абый белән тыгыз элемтәдә булган иҗатташ дуслары аның турындагы истәлекләрне барлады.Чара ахырында Миргарифан абыйның каберенә чәчәкләр салынды.
Лилия Шәймиева фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев