Татарстанны август аенда гаилә ялы өчен иң отышлы юнәлеш дип таныдылар
Яңалыклар

Татарстанны август аенда гаилә ялы өчен иң отышлы юнәлеш дип таныдылар

Туристлар Татарстанда уртача биш төн үткәрергә планлаштыралар

Татарстан 2026 елның августында гаилә сәфәрләре өчен яшәү һәм очу бәяләренең отышлы булуы буенча Россия төбәкләре арасында беренче урынны алды. 

Сервис мәгълүматлары буенча, төбәктә яшәүнең уртача бәясе төнгә якынча 9 мең сум тәшкил итә, ә авиабилетның бәясе — 11,3 мең сум. Шул ук вакытта кунакханәләрне һәм торакны тәүлеккә августта броньлау узган ел белән чагыштырганда 10% ка арткан.

Туристлар Татарстанда уртача биш төн үткәрергә планлаштыралар. Регион сәяхәтчеләрне ял итү өчен уңайлы шартлар һәм гаилә маршрутларының күп санлы вариантлары белән җәлеп итә.

Чыганак: Вести Татарстан

Фото: Татар-информ

 

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев