Татарстаннан хәләл продукция экспорты 4 ай эчендә 16,5 млн доллардан артып китте
Экспортның зур өлешен сөт, ит һәм кондитер продукциясе тәшкил итте, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте
Хәләл продукциянең төп импортерлары булып БДБ илләре, Монголия, Бразилия, Гыйрак, Мисыр, Согуд Гарәбстаны, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре тора. Мондый продукцияне Көньяк-Көнчыгыш Азия һәм Төньяк Африка дәүләтләре дә алырга тели.
Чыганак, фото: Татар-информ
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев