Татарстанда тычкан бизгәге йоктыру куркынычы булган районнар билгеле
Яңалыклар

Татарстанда тычкан бизгәге йоктыру куркынычы булган районнар билгеле

Бу – Питрәч, Лаеш һәм Биектау районнары

Татарстанда тычкан бизгәге йоктыру куркынычы булган районнар билгеле

Бүген «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина республиканың тычкан бизгәге йоктыру куркынычы иң югары булган районнарын атады.

«Бу – Питрәч, Лаеш һәм Биектау районнары – дача юнәлеше алга киткән районнар. Шул ук вакытта Казанны бу исемлектән төшереп калдырырга ярамый. Асылда, республиканың бөтен территориясе – инфекция чыганагы», – дип билгеләде Авдонина.

Фото – Татар-информ 

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев