Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Яңалыклар

Татарстанда соңгы алты елда кан әйләнеше системасы авырулары кими бара

Соңгы алты елда кан әйләнеше системасы авыруларының 16 процентка кимүе күзәтелә

Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында брифингта республика Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш кардиологы Зөлфия Ким әйтте.

2019 елда йөрәк-кан тамырлары авырулары 100 мең кешегә 4815,5 очрак нисбәтендә булган. Шуннан күрсәткеч түбәнәя башлаган. Бүген исә авыру дәрәҗәсе 100 мең кешегә 4030,1 очрак нисбәтендә.

«Авыру динамикасы кимүгә таба. Йөрәк-кан тамырлары авыруларын китереп чыгара торган алшартларны ачыкларга мөмкинлек бирә торган профилактика чараларын актив уздырабыз», – диде Зөлфия Ким.

Чыганак: Татар-информ 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев