Мөслим-информ

"Авыл утлары" газетасы - Мөслим районы

16+
Яңалыклар

Татарстанда социаль ипотека буенча торак конкурсына гаризалар кабул итәләр

Бу хакта бүген «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә ТР яшьләр эшләре министры урынбасары Руслан Семёнов сөйләде

Татарстанда социаль ипотека программасы буенча торак алу өчен республика яшьләре арасындагы конкурска гаризалар кабул итү башланды. Бу хакта бүген «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә ТР яшьләр эшләре министры урынбасары Руслан Семёнов сөйләде.

Конкурс 2012 елдан бирле Татарстан Студентлар лигасы инициативасы белән ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәмендә уздырыла. Беренче елда җиңүчеләргә ун фатир бирелгән, 2013 елда – яшь лидерлар 14 фатир һәм студентларның хезмәт отрядлары җитәкчеләре тагын дүрт фатир алган. Алга таба квота елына 49 фатирга кадәр арттырылган. Программаны гамәлгә ашыру вакытында Татарстанның яшьләр сәясәтендәге 538 активист үзләренең торак шартларын яхшырта алган.

Программада 18 яшьтән алып 35 яшькә кадәрге Татарстанда даими яшәү урыны буенча теркәлгән Россия гражданнары катнаша ала. Гаризаны җәмәгать оешмалары активистлары, яшьләр сәясәте проектларында катнашучы студентлар, яшь галимнәр һәм белгечләр, дәүләт оешмалары хезмәткәрләре, яшьләр белән эшләүче белгечләр, югары уку йортлары һәм урта һөнәри белем бирү учреждениеләре укытучылары, яшь муниципаль хезмәткәрләр, шулай ук авылда яшәүче яшьләр бирә ала.

Катнашуның төп шартларының берсе – торак шартларын яхшыртуга мохтаҗлык критериена туры килү (гаиләнең бер әгъзасына туры килгән мәйдан 18 квадрат метрдан азрак булырга тиеш). Моннан тыш, катнашучының социаль ипотека буенча түләүләрне вакытында түләргә мөмкинлек бирүче кереме һәм фатир бәясенең 10%ыннан да ким булмаган күләмдә башлангыч түләүне кертү (первоночальный взнос – авт.) мөмкинлеге булырга тиеш.

Фото: © «Татар-информ», архив

Тулырак: https://intertat.tatar/news/tatarstanda-yaslar-ocen-social-ipoteka-buenca-torak-konkursyna-garizalar-kabul-italar-5879991

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев