Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда санитария таләпләренә туры килми торган сигез комлык билгеле

Мөслимдәге «Кояшлы Ык» яр буенда алынган үрнәкләр канәгатьләндерерлек нәтиҗәләр күрсәтмәгән

1 июльгә Татарстанның сигез комлыгында суның сыйфаты таләпләргә туры килми. Бу хакта Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсе матбугат хезмәтендә сөйләделәр, дип яза «Татар-информ» хәбәрчесе Эвелина Киселёва.

Микробиологик күрсәткечләр буенча Казанның «Түбән Елга аръягы» комлыгында һәм Чаллы, Әлмәт, Минзәлә, Тәтеш шәһәр комлыкларында, шулай ук Бөгелмә районы Карабаш бистәсендәге «Аквапарк» комлыгында, Мөслимдәге «Кояшлы Ык» яр буенда алынган үрнәкләр канәгатьләндерерлек нәтиҗәләр күрсәтмәгән.

Санитар-химик күрсәткечләр буенча Казанның ике комлыгы – «Түбән Елга аръягы» һәм «Локомотив» пляжлары таләпләргә туры килми.

«Паразитологик һәм вирусологик күрсәткечләр буенча гигиена нормативларына туры килми торган су үрнәкләре теркәлмәде», – диделәр ведомствода.

Санитар табиблар район хакимиятләре һәм җаваплы юридик затларга су коену тыелуы турында элмә такталар урнаштыру буенча тәкъдимнәр юллаган.

«Объектларның су сыйфаты гигиена нормативларына туры килмәү сәбәпле, Идарә әлеге рекреация зоналарын су коену өчен кулланмаска киңәш итә», – дип ассызыкладылар Роспотребнадзорның матбугат хезмәтендә.

Фото – Татар-информ архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев