Татарстанда почта бүлекләренең күбесе 1 майда эшләмәячәк
Бу көнне республикада Россия Почтасының күпчелек бүлекләре ябык булачак
Шул ук вакытта, маркетплейслардан заказлар бирә торган бүлекләр гадәти график буенча эшләвен дәвам итәчәк.
Бәйрәм алдыннан, 30 апрельдә, почта бүлекчәләренең эш көне бер сәгатькә кыскара.
1 майда почтальоннар хатлар һәм вакытлы матбугат басмаларын китермәячәк.
Компаниядә билгеләп үтүләренчә, бүлекләрнең бер өлеше индивидуаль расписание буенча эшләргә мөмкин. Почта сайтында яки мобиль кушымтада актуаль графикны ачыкларга яки якын-тирәдәге эшли торган бүлекне табарга була.
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев