Татарстанда пассажирлар ташуның бердәм операторы булдырылачак
Бу турыда Татарстанның транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов Чаллыда узган Дәүләт Советының ике комитетының уртак күчмә утырышында сөйләде
Бу турыда Татарстанның транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов Чаллыда узган Дәүләт Советының ике комитетының уртак күчмә утырышында сөйләде. Очрашуда икътисад, инвестицияләр һәм эшмәкәрлек, шулай ук торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитетлары вәкилләре катнашты.
Утырыш кысаларында депутатлар «Шәһәр транспорты» предприятиесендә булып, Чаллыда җәмәгать транспорты эшенең оештырылуы белән танышты. Автокалада автобус һәм трамвай парклары берләштерелгән, транспорт хәрәкәтен күзәтү өчен бердәм диспетчерлык хезмәте эшли. Бүген предприятие карамагында 217 автобус һәм 100 трамвай исәпләнә.
Чаллының автобус паркы заманча «НЕФАЗ» автобуслары белән тәэмин ителгән. Алар КАМАЗ белән бәйле заводта җитештерелә. Ә трамвай хуҗалыгы яңартуга мохтаҗ: вагоннарның тузу дәрәҗәсе 65–70 процентка җиткән. Искергән составны алыштыру өчен ел ахырына кадәр 11 яңа трамвай сатып алу планлаштырыла.
Пассажирларга уңайлы булсын өчен шәһәрдә «Шәһәр транспорты» мобиль кушымтасы эшли. Аның аша автобус һәм трамвайларның хәрәкәтен онлайн режимда карарга, транспортның кайчан килеп җитәчәген алдан белергә мөмкин. Бу мәгълүматлар тукталышлардагы электрон экраннарда да күрсәтелә.
Татарстан Дәүләт Советының торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты рәисе Андрей Егоров Чаллы тәҗрибәсенең төп өстенлеге итеп транспорт предприятиеләренең бердәм система итеп оештырылуын һәм заманча диспетчерлык технологияләренең кулланылуын атады. Аның сүзләренчә, киләчәктә бу алымны башка шәһәрләрдә дә куллану мөмкинлеге каралачак.
Фәрит Хәнифов билгеләп үткәнчә, хәзер Татарстанда 1,8 меңнән артык автобус, якынча 500 трамвай, троллейбус һәм электробус пассажирларга хезмәт күрсәтә. Казанда метро эшли, шәһәр яны маршрутларында 38 «Ласточка» электр поезды йөри. Республикадан 60 эчке һәм 34 халыкара юнәлеш буенча авиарейслар башкарыла, су транспортында 23 судно кулланыла.
Министр әйтүенчә, төп максат — республикада җәмәгать транспортын пассажирлар өчен уңайлы, ышанычлы һәм вакытында йөрүче системага әйләндерү. Чаллыда автобус һәм трамвай идарәләрен берләштерү уңай нәтиҗә биргән.
Шулай ук эре шәһәрләрдә җәяүлеләр өчен уңайлы мохит булдыру һәм трамвайларның хәрәкәт тизлеген арттыру бурычы тора.
Чыганак: Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев