Татарстанда ислам финанслары буенча яңа комитет төзелә
Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте президиумы, казыйлар һәм имам-мөхтәсибләр белән киңәшләшеп, Голәмәләр шурасы каршында ислам финанслары буенча махсус шәригать комитеты төзү турында карар кабул итте
ТР Диния нәзарәтендә ассызыклап үтүләренчә, әлеге комитетны булдыру ислам финанс инструментларына карата ышанычны көчәйтергә, тармакта бердәм һәм ачык стандартлар формалаштырырга, шулай ук Татарстанның Россиядә ислам икътисады үсешендәге әйдәп баручы үзәкләрнең берсе буларак дәрәҗәсен тагын да ныгытырга мөмкинлек бирәчәк.
Комитет эшчәнлегенең төп юнәлешләре арасында — финанс продуктларына һәм килешүләргә шәригать экспертизасы үткәрү, аларның ислам кануннарына туры килүе буенча фәтвалар әзерләү, яңа ислам финанс продуктлары булдыру, шулай ук профильле оешмалар эшчәнлегенә бәйсез аудит үткәрү бар.
Чыганак: «Татар-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев