Татарстанда илкүләм проектларны финанслау 2021 елга 7,4 млрд сумга арттырылачак
Яңалыклар

Татарстанда илкүләм проектларны финанслау 2021 елга 7,4 млрд сумга арттырылачак

Өстәмә акчаны «Демография» һәм «Сәламәтлек саклау» илкүләм проектларын гамәлгә ашыруга юнәлдерәчәкләр.

(Казан, 22 июль, «Татар-информ»). 2019-2021 елларда Татарстанда илкүләм проектларны гамәлгә ашыруга 52,1 миллиард сум акча юнәлдереләчәк. Шуның 34,1 миллиарды – федераль, 18 миллиарды ТР бюджетыннан бүлеп биреләчәк. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына республика икътисад министры Фәрит Габделганиев хәбәр итте.

«Илкүләм проектларны финанслауны 7,4 миллиард сумга арттыру турында карар кабул ителде. Өстәмә акчалар «Демография» һәм «Сәламәтлек саклау» илкүләм проектларын гамәлгә ашыруга юнәлдереләчәк», - дип ачыклык кертте Габделганиев.

Министр сүзләренчә, өстәмә финанслау илкүләм проектларны гамәлгә ашыруның нәтиҗәлелеген арттырырга һәм татарстанлыларның тормыш сыйфатын күтәрергә мөмкинлек бирәчәк.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/07/22/190182/

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев