Татарстанда +32 градуска кадәр эсселек фаразлана
Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге фаразыннан билгеле булды
Бүген, 7 июльдә, республикада эссе һәм тотрыксыз һава торышы саклана. Урыны белән кыска вакытлы яңгыр һәм боз яварга, яшен булырга мөмкин. Секундына 15-20 метрга кадәр тизлектәге көчле җил фаразлана. Төнлә бу метеорологик күренешләр төбәкнең көнчыгышында, ә көндез көнбатышында, шул исәптән Казанда көтелә. Төнлә һәм иртән урыны белән томан төшәчәк. Һава температурасы төнлә +12..+17 градус, көндез +24..+29 градус тәшкил итәчәк.
Чәршәмбегә, 8 июльгә, каршы төндә урыны белән яңгыр явуы ихтимал, әмма көндез явым-төшем көтелми. Температура фоны бераз кимиячәк: термометр баганалары төнлә +10..+15, ә көндез +23..+28 градус күрсәтәчәк.
Пәнҗешәмбе һәм җомга, 9 һәм 10 июльдә, Татарстан антициклонның көньяк-көнбатыш читендә булачак. Республикага эссе һәм коры һава массасы киләчәк. Бу көннәрдә явым-төшем булу ихтималы аз. Төнлә +11..+17, көндез +22..+27 градуслы (9 июльдә Татарстанның көнбатышында +32 градуска кадәр) җылы көтелә.
Метеорологларның мәгълүматларына караганда, шимбә, 11 июльдә, республика янәдән тотрыксыз һава массасы йогынтысында булачак. Урыны белән кыска вакытлы яшенле яңгыр яварга мөмкин. Көндез һава температурасы +22..+27 градус җылы булачак.
Фото: © Владимир Васильев, «Татар-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев